Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк

    Спас район Советының кичә узган чираттагы утырышында узган елга нәтиҗә ясалып, киләсе елга планнар билгеләнде.

    Владимир Корнилов
    Утырыш башланыр алдыннан делегация "Регина" кунакханәсе территориясендәге яңа объектларны, күптән түгел капиталь ремонт ясалган район үзәк хастаханәсен карап чыкты.
    Аннары югары кунаклар һәм район җитәкчеләре Мәдәният йорты фойесында район җитештерүчеләре продукциясе һәм халык осталарының иҗат җимешләреннән оештырылган күргәзмәне карадылар. Йорт яны участокларын бизәү һәм ял итү өчен кирәк-яраклар, балык ярымфабрикатлары, корамадан тегелгән панно, картиналар, төрле камыр ризыклары, ит, икмәк һәм кондитер продукциясе аларда аеруча зур кызыксыну уятты. Мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре, укучылар, спортчылар һәм эзтабарларның уңышлары турында сөйләгән стендлар да игътибардан читтә калмады. Болар барысы да Спас районы халкының тырышып эшләвен күрсәтә.
    Сессиянең эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Юрий Камалтынов, ТР Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев, шулай ук районның предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, җәмәгатьчелек һәм дин вәкилләре катнашты.
    Сессиядә катнашучылар алдында төп доклад белән район башлыгы Камил Нугаев чыгыш ясап, райондагы хәлләр буенча фикер алышырга, ирешкән уңышларга бәя бирергә һәм киләчәк үсеш өчен юнәлешне билгеләргә тәкъдим итте. Ул икътисад тармагындагы мәсьәләләргә аерым тукталып, материаль байлыклар җитештерү җәмгыятьнең нигезен тәшкил итүен билгеләп үтте һәм чагыштыру өчен саннар китерде. Аерым алганда, районда тулаем территориаль продуктның бәясе 2016 ел дәрәҗәсеннән 1,2 процентка арткан, ә бу икътисад үсешенең төп күрсәткече булып тора. Авыл хуҗалыгында да уңай якка үзгәрешләр сизелә.
    Хуҗалыкларның яңа техника сатып алуы, терлекләрне арттырырга омтылуы, яңа фермалар төзелүе моңа үзенә күрә бер дәлил булып тора. Шулай да докладчы билгеләп үтүенчә, крестьяннарҗитештергән продукцияне сатып алу бәясенең бик түбән булуы һәм бу мәсьәләнең әлегә кадәр хәл ителмәве борчый.
    Докладта Болгар музей-тыюлыкның, кайбер башка коллективларның эшенә уңай бәя бирелде. Алар үз алдына куелган бурычларны җиренә җиткереп үтиләр.
    Районда социаль программаларның уңышлы тормышка ашыру нәтиҗәсе буларак юллар, торак йортлар, фельдшер-акушерлык пунктлары, спорт мәйданчыклары төзелә, сәламәтлек саклау, белем бирү, мәдәният системасына кергән объектларга ремонт ясала. Сервис хезмәте күрсәтү яхшыра, халык мөрәҗәгатьләре буенча актив эш алып барыла. Әмма хәл ителергә тиешле проблемалар да юк түгел. Моның өчен күп көч һәм тырышлык таләп ителә.
    - Күп нәрсәләр эшләнде, әмма безне алда тагын да зуррак эшләр көтә, - диде район башлыгы. - Алда торган бурычларны бергәләп башкарып чыгарбыз икәненә ышанам.
    Фикер алышуларда Куралово авыл җирлеге башлыгы Марина Федотова, крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Хәмидуллин катнашты.
    Районның узган елдагы социаль-икътисадый үсешенә бәя биреп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов кайбер җитешсезлекләр турында әйтеп үтте һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, туризмны үстерүгә, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга күбрәк игътибар бирергә кирәк, диде.
    - Зур эшләр башкаргансыз, - диде ул. - Кыенлыкларга да карамастан, район куелган төп бурычларны үтәде. Әмма ирешелгәннәр белән генә чикләнеп калмаска, булган мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланырга кирәк.
    Районны киләчәктә тагын да үстерүгә, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлдерелгән эшчәнлекне уңышлы дәвам итәргә кирәк. Бу депутатлар кабул иткән карарда да чагылыш таба. Әлеге карарда ассызыкланганча, кече һәм урта бизнесны үстерүгә, җир һәм муниципаль милектән файдалануның нәтиҗәлелеген арттыруга, республика муницпаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеш рейтингында районны тагын да югарырак баскычка күтәрүгә һәм башка мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә ирешергә кирәк.
    Соңыннан районның алдынгы хезмәтчәннәренә тантаналы шартларда бүләкләр тапшырдылар.
    (Отчет докладының бер өлеше газетабызның киләсе санында басылачак).

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 25 май 2018 - 11:20
      “Якыннарыңны яздыр!” “Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) газетасына язылуны активлаштыру максаты белән белән уздырыла торган акциягә беренчеләрдән булып район башлыгы Камил Нугаев кушылды.
      1
      0
      0
    • 25 май 2018 - 10:40
      Юбилярларны котладылар Шушы көннәрдә Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Зинаида Сысуева белән күп бала анасы Евдокия Терентьеваны туксан яшьлек юбилейлары белән котладылар.
      2
      0
      0
    • 25 май 2018 - 10:00
      Кайбер мәсьәләләрне хәл итү җаен таптылар Әле шушы көннәрдә генә “Бердәм Россия” партиясенең җирле кабул итү бүлмәсендә ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева халыкны борчыган сораулар буенча кабул итте.
      3
      0
      0
    • 25 май 2018 - 09:20
      Кыңгыраулар чыңы, бу хушлашу җыры... (ФОТО) Кичә районның барлык мәктәпләрендә дә соңгы кыңгырау чыңлады.
      3
      0
      0
    • 23 май 2018 - 12:00
      Чәчү тәмамланып килә Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, игеннәр 37270 гектарда чәчелгән. Бу барлык мәйданнарның 88 процентын тәшкил итә.
      9
      0
      0
    • 23 май 2018 - 11:20
      “Без бергә” – барысын да булдыра! (ФОТО) Мәктәп укучылары “Без бергә” халык иҗаты балалар сәнгать фестиваленең республика этабы йомгаклары буенча әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр.
      9
      0
      0
    • 23 май 2018 - 10:40
      “Татарстан – нык гаиләләр территориясе” Шундый исем астында, “ Балачак дөньясы” күргәзмәсе кысаларында республика акциясе үткәрелде. Әлеге акциядә шәһәрдә яшәүче күп балалы әни Наталья Рыбалкина катнашты.
      9
      0
      0
    • 23 май 2018 - 10:00
      Җырлады, гармунда уйнады... Шәһәрдәге картлар һәм инвалидлар йортында волонтер һәм хәйрияче, күпләрнең хөрмәтен казанырга өлгергән Рәшит Зәйнетдин улы Зыятдинов булып китте.
      9
      0
      0
    • 23 май 2018 - 09:15
      “Болгар” отряды эзләнүләрдә катнашты Бу юлы эзтабарлар Алексеевск районының Войкино авыл җирлеге территориясендә эзләнүләрдә катнаштылар. Чираттагы хәтер вахтасы Гражданнар сугышы корбаннары истәлегенә багышланды.
      7
      0
      0
    • 18 май 2018 - 14:40
      Мәктәбем белән горурланам Хәзер Ватанга мәхәббәт турында бик еш сөйлиләр. Ә нәрсә соң ул Ватан? Өч йортлы бәләкәй генә авыл да, миллионлаган халык яшәгән зур шәһәр дә, өебез яныннан аккан кечкенә чишмә дә, Идел кебек мәшһүр елга да ул. Һәр кеше өчен Ватан – беренче чиратта якыннары, туганнары яшәгән урын. Шулай ук үзләре яшәгән төбәккә дан китерүче якташларыбыз да ул.
      21
      0
      0
    • 18 май 2018 - 13:40
      Һәр гаиләнең үз батыры бар... Һәр гаиләнең үз тамырлары, үз тарихы һәм геройлары бар. Аларны беркайчан да онытмыйлар, алар белән горурланып, үрнәк алып яшиләр.
      21
      0
      0
    • 18 май 2018 - 12:40
      Безнең укучылар популяр уен финалында катнаша Шәһәр урта мәктәпләренең унынчы класс укучылары Аида Сафина, Глеб Игнатьев һәм Динә Әхмәтвәлиева республиканың “Умники и умницы” интеллектуаль уены финалында чыгыш ясыйлар.
      21
      0
      0
    • 18 май 2018 - 11:40
      Тынычлык һәм бәхет теләделәр Шушы көннәрдә Көек авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветераны тол хатыны Наилә Муллина үзенең туксан биш яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
      24
      0
      0
    • 25 май 2018 - 09:03
      Хәерле юл сиңа, Рәшит Зәйнетдин улы!
      24 май көнне балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге укытучысы, чик буе гаскәрләре ветераны Рәшит Зыятдинов велосипед белән Болгардан Казанга китте.
      3
      0
      0
    • 23 май 2018 - 09:05
      РЕКЛАМА ПГС. Т. 8-9093101309. ПГС. Т. 8-9586219831.
    • 23 май 2018 - 09:04
      Белдерүләр САТАМ Торак Ашыгыч рәвештә 1 бүлмәле фатир. Т. 8-9061168208. Ремонт ясалган 2 бүлмәле фатир (кыйммәт түгел). Т. 8-9600376788.
    • 23 май 2018 - 09:00
      Булачак солдатлар җыеннарга кузгалды Шәһәрнең үзәк мәйданында өлкән класс укучыларын һәм тармак технлогия техникумы студентларын хәрби җыеннарга озату тантанасы булды.
      9
      0
      0
    • 23 май 2018 - 10:00
      Җырлады, гармунда уйнады... Шәһәрдәге картлар һәм инвалидлар йортында волонтер һәм хәйрияче, күпләрнең хөрмәтен казанырга өлгергән Рәшит Зәйнетдин улы Зыятдинов булып китте.
      9
      0
      0
    • 23 май 2018 - 10:40
      “Татарстан – нык гаиләләр территориясе” Шундый исем астында, “ Балачак дөньясы” күргәзмәсе кысаларында республика акциясе үткәрелде. Әлеге акциядә шәһәрдә яшәүче күп балалы әни Наталья Рыбалкина катнашты.
      9
      0
      0
    • 23 май 2018 - 11:20
      “Без бергә” – барысын да булдыра! (ФОТО) Мәктәп укучылары “Без бергә” халык иҗаты балалар сәнгать фестиваленең республика этабы йомгаклары буенча әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр.
      9
      0
      0
    • 23 май 2018 - 12:00
      Чәчү тәмамланып килә Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, игеннәр 37270 гектарда чәчелгән. Бу барлык мәйданнарның 88 процентын тәшкил итә.
      9
      0
      0
    • 23 май 2018 - 09:15
      “Болгар” отряды эзләнүләрдә катнашты Бу юлы эзтабарлар Алексеевск районының Войкино авыл җирлеге территориясендә эзләнүләрдә катнаштылар. Чираттагы хәтер вахтасы Гражданнар сугышы корбаннары истәлегенә багышланды.
      7
      0
      0
    • 25 май 2018 - 09:03
      Хәерле юл сиңа, Рәшит Зәйнетдин улы! 24 май көнне балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге укытучысы, чик буе гаскәрләре ветераны Рәшит Зыятдинов велосипед белән Болгардан Казанга китте.
      3
      0
      0
    • 25 май 2018 - 09:20
      Кыңгыраулар чыңы, бу хушлашу җыры... (ФОТО) Кичә районның барлык мәктәпләрендә дә соңгы кыңгырау чыңлады.
      3
      0
      0
    Ночной режим