Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тынычлык һәм бердәмлекнең нигезе

Озакламый без Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көнен билгеләп үтәчәкбез. Шушы уңайдан Спас районы башлыгы Камил Нугаев район халкын бәйрәм белән котлады.

Халыклар бердәмлеге көне ерак тарихка - 1612 елгы вакыйгаларга барып тоташа. Шушы хәвефле вакытта халыклар бердәм булып чит ил басып алучыларына каршы күтәрелә. Уртак максатлар күпмилләтле Россия халкын кирәк вакытта бергә туплый алды һәм гаять кыен вакытларда да җиңеп чыгарга ярдәм итте. Моннан дүрт йөз еллар элек халкыбызның бердәмлеге белән дәүләтебезнең бәйсезлеге саклап калынды. Бабаларыбызның поляк басып алучыларын җиңүе бәйсез, мөстәкыйль һәм көчле дәүләт төзүгә нигез сала һәм шуның белән илебезнең киләчәк язмышын хәл итә.

Халыкның бердәмлек һәм патриотлык үрнәге безгә киләчәктә дә ил язмышы өчен җаваплылыкка, аның куәтен тагын да ныгытырга кирәклеген күрсәтте.

Халыклар бердәмлеге Россиянең үткәнен, хәзергесен һәм киләчәген бергә бәйли һәм аны тагын да ныгыта. Һәр кешенең иҗади, тырыш хезмәте - көчле дәүләткә нигез сала.

Татарстан Конституциясе көненең Халыклар бердәмлеге бәйрәменнән соң билгеләп үтелүе үзе тирән мәгънәгә ия. Моннан егерме ел элек, диелә котлауда, республика парламенты, татарстанлыларның - төрле милләт, төрле дин кешеләренең теләге белән республиканың яңа Конституциясе кабул ителде.

Республика җитәкчелеге Россия Федерациясенең дәүләт бөтенлеген саклау, анда яшәгән халыкларның гасырлар буе килгән дуслыгын һәм хезмәттәшлеген тагын да ныгыту сәясәте алып бара. Халыклар арасында тынычлык, барлык милләт кешеләренең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен саклау белән демократик принципларны үтәү, халыкларның үзенчәлекле мәдәниятын һәм рухи традицияләрен саклау көчле демократик җәмгыять төзү мөмкинлеге бирә.

Бу безнең район мисалында да бик ачык чагыла, диелә котлауда. Тарихи җирлегебездә 20дән артык милләт кешесе бер гаилә булып дус һәм тату яши. Тирән гасырлардан килгән традиция әле дә дәвам итә. Бөек Болгар дәүләтендә татарлар, руслар, чуашлар, мордвалар, әрмәннәр, греклар, еврейлар һәм күп кенә башка халыклар дус яшәгән, һәрберсе үз динен тоткан, үз мәдәниятын үстергән.

Аннан соңгы чорларда да кешеләр бөтен авырлыкны бергә күтәргән, сугыш җимерекләрен дә бергәләп җиңгән, уртак тырышлык белән яңа тормыш төзегән. Бергә булганда бөтен авырлыкларны җиңәргә була. Безнең район халкы да соңгы елларда уртак тырышлык белән сизелерлек уңышларга иреште. Бергәләп юллар һәм торак төзибез, спорт мәйданчыклары, ФАПлар калкып чыга, уртак көч белән мәктәпләр, балалар бакчалары, медицина амбулаторияләре ремонтлана, башка төрле республикакүләм социаль-экономик программалар эшли.

Реклама

Элек тә, хәзерге вакытта да район тормышының төрле тармакларында, шул исәптән җитәкче урында да, төрле милләт вәкилләре үзләренең тырыш хезмәтләре белән уртак эшкә зур өлеш кертәләр. Аларның эшенә милләтенә карап түгел, ирешкән уңышларыннан чыгып бәя бирәләр. Бөек Ватан сугышы елларында да йөзләгән милләт вәкиле иңне-иңгә куеп сугышкан һәм чиксез зур батырлыклар күрсәткәннәр, шуның белән илебезнең бәйсезлеген саклап калганнар. Дуслык, татулыктан башка сугыштан соңгы җимерекләрне торгызып, тыныч тормыш төзеп булыр идеме икән?

Бу киләчәктә дә шулай булырга тиеш. Алга куелган максатларны бердәм булганда гына уңышлы тормышка ашырырга мөмкин.

Район башлыгы һәркемгә ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык, тормышта зур уңышлар, муллык һәм гаилә бәхете тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау Татарстан Конституциясе көне Халыклар бердәмлеге

2
X