Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәр йортта шатлык булсын!

4 октябрьдә бөтен дөнья мөселманнары Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Шушы уңайдан Спас муниципаль район башлыгы Камил Нугаев якташларын бәйрәм белән котлады.

Корбан бәйрәме бөтен дөнья мөселманнары өчен динебезнең, рухыбызның чисталык символы булып тора, диелә котлауда. Бу бәйрәм бик борынгыдан ук килә. Буыннан-буынга, гасырдан-гасырга күчеп, Корбан бәйрәме халкыбызны гаделлеккә, шәфкатьлелеккә чакыра, башкаларга карата игелек кылырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өнди. Башка дини бәйрәмнәр кебек үк, Корбан бәйрәме дә күңелләрдә шатлык уята, шул ук вакытта кеше гомеренең бик кыска булуы турында уйланырга мәҗбүр итә, рухи пакълеккә, мәрхәмәтлелеккә өнди. Бу көнне ярлыларга, мохтаҗларга, өлкән яшьтәге кешеләргә карата мәрхәмәт күрсәтү иң изге эшләрнең берсе.

Безне берләштергән бу бәйрәм мөселманнарга гына түгел, башка милләт һәм дин кешеләренә дә якын, диелә котлауда. Башка халыкларның традицияләренә хөрмәт белән караганда гына без дус-тату яши алуыбызны, уңышка ирешәчәгебезне яхшы аңлыйбыз. Бу безнең республика һәм район үрнәгендә дә ачык күренә.

Күпмилләтле Татарстаныбызда сәнәгать, авыл хуҗалыгы тармагы нык үсә, торак йортлар, юллар, мәдәният учаклары, спорт объектлары төзелә, социаль-икътисадый программалар гамәлгә кертелә һәм уңышлы тормышка ашырыла. Эшләребез һаман шулай уң булсын, Татарстан илебезнең башка төбәкләре арасында һәрвакыт алда барсын, башкаларга үрнәк булсын өчен без хәлебездән килгәнне эшләргә тиеш.

Район башлыгы халыкны Корбан бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итеп, һәр йортка, һәр гаиләгә, һәр кешегә иминлек, бәхет, сәламәтлек, зур уңышлар, муллык тели.

* * *

Халкыбызның изге бәйрәме Корбан гаете җитте. Ул гөнаһлардан чистарыну, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, мәрхүмнәрне искә алу, исәннәрне хөрмәтләү, изгелек кылу бәйрәме.

Кадерле мөселман кардәшләр, барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, гаиләләрегезгә иминлек, тынычлык телим.

Фоат Вәлиев,

ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте Генераль директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Корбан бәйрәме мөселманнары котлаулар