Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дуслык һәм тынычлык хакына

4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне, ә 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан район башлыгы Камил Нугаев район халкын бәйрәмнәр белән котлый.

Халыклар бердәмлеге көне 17 гасырдагы тарихи вакыйгалар уңаеннан барлыкка килде. Ул вакытта төрле милләт, төрле дин, төрле катламнан булган бабаларыбыз Ватаныбыз бәйсезлеген саклап калганнар, Россия дәүләтчелеген ныгытканнар.
Шуңа күрә безнең өчен Халыклар бердәмлеге көне күпмилләтле һәм төрле диндәге халкыбызны берләштерүче күп гасырлык традицияләрне гәүдәләндерә. Бүген без Ватаныбыз, җәмгыять алдында торган мөһим бурычларны аңлап эш итәргә тиеш.
1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясе дә шул максатларга ирешүне күздә тота. Без барыбыз да җәмгыятьнең нигезе булган бу документ буенча яшибез һәм ул төрле милләт, дин, сәясәт кешеләрен берләштерә. Конституция республика алдында торган мөһим социаль-икътисади бурычларны хәл итү мөмкинлеге бирде. Республика тулы тормыш белән яши, һәрьяклы үсә, халыкның тормыш дәрәҗәсе торган саен күтәрелә. Газлаштыру, юллар төзелеше, иске торакны бетерү буенча зур эшләр алып барылуын, промышленность җитештерүенең үсүе, авыл хуҗалыгына һәрьяклап ярдәм күрсәтү - боларны һәр кеше күреп тора.
Без, дип дәвам итә ул, халыклар арасында милләтләр дуслыгын ныгытуда һәм безнең район территориясендә гасырлар дәвамында яшәгән төрле милләтләрнең мәдәниятына ихтирам тәрбияләү буенча зур тәҗрибә тупладык. Борынгы Болгар һәм Свияжскины яңарту проектлары моның ачык мисалы.
6 ноябрь көнне мөселман дөньясында иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Корбан гаете була. Берничә милләт яшәгән районыбыз гомер-гомергә дус һәм тату булды. Бердәм булсак кына без барлык кыенлыкларны җиңеп чыгып, сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, социаль тармакта зур уңышларга ирешә алабыз.
Район башлыгы халыкны бәйрәмнәр белән котлап, сәламәтлек, иминлек, бәхет теләде, район халкы киләчәктә дә Россия һәм Татарстанның үсеше өчен тырышып эшләр, дигән ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев