Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бу киләчәк буыннарга кирәк

Ике көн буе Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында ИКОМОС экспертлары - тарихи һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара совет эшләде.

Владимир Корнилов.
"НЖ".
Бу халыкара оешма, аның эшчәнлеге мәдәни - тарихи әһәмияткә ия булган урыннарны саклауга юнәлдерелгән һәм аңа 1965 елда нигез салынган. Совет ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелергә тәкъдим ителгән объектларга бәя бирә. Бүгенге көндә безнең Болгар тарих-архитектура комплексы да шундый урыннарның берсе. Экспертлар - ИКОМОСның Венгрия милли комитеты экс-президенты, профессор, археология фәннәре докторы Виши Золт һәм комитет президенты, архитектура профессоры Гергели Надь безгә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, социаль мәсьәләләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башка рәсми затлар белән бергә килделәр. Болгар җирендә югары кунакларны район башлыгы Камил Нугаев, БГИАМЗ директоры Рафаэль Мәхмүтов каршы алды.
Болгар музей-тыюлыгы ЮНЕСКО исемлегенә кертелерме-юкмы дигән сорау бүген күпләрне борчый. Исемлеккә кертелү өчен җитәрлек нигез бар. Безнең тарих-археология комплексы X - XV гасырларда Идел Болгары, Алтын Урда дәүләтләре яшәвенең шаһите. Аның территориясендә архитектура-археология һәйкәлләре яхшы сакланган. Моннан тыш, бу мөселманнар өчен дә зур әһәмияткә ия булган урын, чөнки нәкъ монда Идел болгарлары 922 елда рәсми рәвештә беренчеләрдән булып ислам дине кабул иткәннәр. Моңа инану өчен кунаклар музей-тыюлык һәйкәлләрен тагын бер тапкыр карап чыктылар.
Истәлек билгесен караганнан соң, музей экспозицияләре, археологик казу урыннары белән таныштылар. Аннары кунаклар Җәмигъ мәчете, Көнчыгыш төрбә, Хан сарае, Кече шәһәрчектә булдылар. Соңгы вакытта тарихи һәйкәлләрне саклау өчен күп эш башкарылуы һәм моның һәйкәлләрне саклау өчен өстәмә гарантия булып торуы тагын бер тапкыр билгеләп үтелде. Бик үзенчәлекле бу объектларны бөтен кешегә таныту һәм саклау - борынгы һәйкәлләрне торгызучылар шуны максат итеп куялар. Боларның барысы да киләчәк буыннар өчен эшләнә, дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.
Аның сүзләренә дәлил буларак, музей-тыюлыкка Әлмәт укучылары утырган автобус килеп җитте. Укытучылар укучыларын монда махсус тарих дәресен үткәрү өчен алып килгәннәр. Чынлап та, Идел Болгарының борынгы башкаласы урнашкан урында чал тарихның үзен күреп, шул заман сулышын тойган кебек буласың...
Һәйкәлләрне караган чакта Виши Золт һәм Гергели Надь тарих, архитектура һәйкәлләрен саклау алымнарына, казу эшләрен үткәрүгә кагылган бик күп сораулар бирделәр. Экспертлар шулай ук файдалы киңәшләре белән дә уртаклаштылар. Ак мәчет һәм Икмәк музее комплексы да аларның игътибарыннан читтә калмады. Алар борынгы шәһәр урынында булмаса да, музей-тыюлык структурасында үз урынын алып торалар һәм зур кызыксындыру тудыралар, дип билгеләп үтте Виши Золт.
Борынгы Болгар җирендә булганнан соң, ИКОМОС экспертлары ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәсми визит