Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Борынгы ядкарьләрнең киләчәге зур...”

Кичә борынгы Болгарда эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев булып китте.

Владимир Корнилов
Аның быел ачылган туристлар сезонына беренче килүе иде. Дәүләт киңәшчесе барлык объектларны, шул исәптән әле төзелә торганнарын да карап чыкты. Күчмә киңәшмә эшендә ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев, республика министрлыгы һәм ведомство вәкилләре, район башлыгы Камил Нугаев, башка рәсми затлар катнашты.
Сәяхәт яңа урынга күчерелгән палаткалы лагерьны караудан башланды - хәзер ул Икмәк музее янында урнашкан. Минтимер Шәрип улы билгеләп үткәнчә, лагерьның яңа урыны әйбәтрәк тә. Лагерь 1500 кеше сыйдыра ала, бу элеккедән күбрәк. Аның территориясендә 300дән артык палатка урнаштырылган, лагерьда су, душ кабиналары, туалетлар һәм башка уңайлыклар бар. Боларның барысы да сәяхәтчеләргә Болгарда рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек бирә.
Аның территориясе тәртипкә китерелә: яшелләндереп, палаткалар арасында җәяүлеләр өчен сукмаклар ясалачак.
Аннары киңәшмәдә катнашучылар туристлар маршрутының иң кызыклы урыны - лагерьдан ерак түгел төзелеп килгән дөя фермасына юнәлделәр. Аның хуҗасы Светлана Клинько бу объектны төзү фикере ничек барлыкка килүе, төзелешнең ничек башланып китүе, бу терлекләрне үстерү үзенчәлекләре, аларның ите, сөте, йонының файдасы турында сөйләде. Ак төстәге яшь дөяләр әлегә Лаеш районындагы фермада икән. Киләчәктә бу хуҗалыкка ишәкләр дә алып кайтырга җыеналар.
Елга вокзалы тирәсендә төзелеп килгән археология паркын да яңа объектлар исемлегенә кертергә була. Монда эш тулы көч белән бара һәм инде быел ук борынгы Болгарга килгән туристлар археологик казу эшләренең ничек баруын үз күзләре белән күрә алачак. Якын арада төрки язмалар музеен оештыру да күздә тотыла. Боларның барысы да, һичшиксез, тарихка, ата-бабаларыбызның мирасына битараф булмаган кешеләрдә кызыксыну тудырыр.
Габдрахман сәхәбә коесында да ремонт-төзелеш эшләре бара. Монда мөселман традицияләренә туры китереп корбан чалу урыны ясаганнар. Хәзерге вакытта территория төзекләндерелә: монда яшелләндерү һәм бизәү эшләре бара. Кызу көннәрдә ял итү, кояш нурларыннан саклану, Идел буйларының гүзәллеген карап хозурлану өчен беседкалар куелган. Кунаклар мондагы матурлыкка сокландылар.
- Болгар һәрвакыт кунаклар каршыларга әзер, - диде Минтимер Шәймиев журналистлар соравына җавап биреп. - Биредә тагын да яхшырак шартлар тудырылачак. Монда безнең чал тарихыбыз җанлана һәм борынгы ядкарьләрнең киләчәге зур...
Киңәшмәдән соң югары кунаклар быел инде унынчы тапкыр үткәрелә торган "Балалар борынгы Болгар җирендә" республика марафоны үткәрелгән фестиваль-вакыйгалар комплексына юл тоттылар. Чараны республиканың мәдәният министрлыгы белән берлектә Балалар сәнгать мәктәбе коллективы оештыра.
Марафонны ачып, Минтимер Шәрип улы болай диде: фестивальнең Идел Болгарында рәсми рәвештә ислам дине кабул итү көненә туры килүе зур мәгънәгә ия. Димәк, балаларыбыз киләчәктә дә ата-бабаларыбыз традицияләрен дәвам итәчәк, дигән сүз...
Фестиваль кунакларын шулай ук Камил Нугаев та җылы сәламләде. Аны оештыручыларга республиканың беренче Президенты һәм район башлыгы Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Автор фотолары.
(Марафон турында тулырак мәгълүматны газетабызның киләсе саныннан укый аласыз, визит турында фоторепортаж белән газетаның www.spas-rt.ru сайтында танышырга мөмкин).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев