Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Апк: эшләр, проблемалар

Урып-жыю эшләре бара

Район игенчеләре бодай, арыш һәм арпа культураларын суктыралар. Хуҗалык басуларында барлыгы 116 ашлык җыю комбайны эшли.

"Болгар Арыш" хуҗалыгы басуларында 16 комбайн, шул исәптән чит илдә эшләнгән 5 комбайн, "Болгар"Востокзернопродукт" хуҗалыгында 7 чит ил техникасы, Фәргат Мөхәммәтов крестьян (фермер) хуҗалыгында - 12 "Дон" комбайны, Александр Планин һәм Сергей Юрков хуҗалыгында 5әр комбайн эшли. Болар барысы да урып-җыю эшләрен кызу темпларда алып барырга, тәүлеккә 1600 - 1800 тонна ашлык суктырырга мөмкинлек бирә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 23 июльдә районда 7500 гектарга якын мәйданда бөртекле культуралар урылган, шуның 6450 гектары суктырылган. Һәр гектардан уртача 15,2 центнер уңыш чыга, тулай җыем - 9800 тонна булды (көзге бодай - 3600 тонна, арыш - 2600 тонна, арпа - 250 тонна).

Ольга Семушкина крестьян (фермер) хуҗалыгында көзге бодайны җыеп бетерделәр, 350 гектарның һәрберсеннән 20 центнер уңыш чыкты. Сергей Юрков хуҗалыгында арыш суктыруны тәмамладылар, 300 гектардан артык мәйданда уңыш алардан бераз артыграк чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Болгар Арыш” “Болгар”Востокзернопродукт” урыпжыю