Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Апк: эшләр, проблемалар

Район басуларында

Район хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне печәнгә җыю һәм сенажга салуны тәмамладылар.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, малларга кышлату чорына 15600 тонна печән, 8700тонна сенаж, 13 тонна яфраказык һәм җәмәгать терлекләренә 8950 тонна печән әзерләнгән.

Хуҗалыкларда көзге культуралар чәчү өчен туфрак әзерләү дәвам итә. Август урталарына кадәр 20000 гектарда эш башкарасы бар. Хәзергә 12700 гектар җир әзерләнгән.

Реклама

Шушы араларда урып-җыю эшләре башланырга тиеш. Иртәгә барлык хуҗалыклардагы урып-җыю комбайннарының җитди эшкә ничек әзерләнгән булуы тикшереләчәк. Шулай ук ындыр табакларының яңа уңышны кабул итәргә әзерлегенә дә зур игътибар биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күпьеллык үләннәр печән сенаж

2
X