Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Апк: эшләр, проблемалар

Район басуларында

Район авыл хуҗалыгы механизаторлары көн саен комбайн бункерларыннан 2 мең тоннага якын ашлык бушаталар.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда,31 июльгә район буенча10,5 мең гектарда бөртекле культуралар суктырылган, бу гомуми мәйданның 27 проценты дигән сүз. Уртача һр гектардан 19,1 центнер уңыш чыга, тулай җыем 20 мең тоннадан артып китте.

Ашлык җыю отрядлары көзге бодай суктыралар. Хәзерге вакытта 14008 гектарның (65 процент) 9100дән артык гектарында суктырылган. Юрий Семушкин, Александр Планин, Сергей Юрков хуҗалыкларында, "Хузангай" СХПК һәм кайбер башкалар аны җыюны тәмамладылар яки тәмамлау алдында торалар. Кайбер хуҗалыкларда, шулай ук "Болгар Арыш" җәмгыятенең кайбер мәйданнары яхшы уңыш бирде.

Арыш культурасы 3571 (35 процент) гектар мәйданның 12670 гектарыннан җыеп алынган, тулай җыем 23701 мең тонна тәшкил итә, "Хузангай" СХПКда борчак җыялар.

Хуҗалыклар бер үк вакытта көзге чәчүгә туфрак хәзерләү эшен дә алып баралар. Пар җирләренең 15,7 мең гектары яхшы хәлдә Барлыгы 19,3 мең гектар мәйданда чәчү үткәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ашлык авыл хуҗалыгы бөртекле культуралар