Ангелина – иң яхшы вожатый!

14.02.2018 12:20 | Яңалыклар Печать

Ангелина – иң яхшы вожатый!
“Иң яхшы вожатый-2018” республика конкурсының муниципаль этабында  шәһәрдәге 1нче урта мәктәпнең 10нчы класс укучысы Ангелина Степанчева җиңүче дип табылды.
Шулай ук бу конкурста Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 8нче класс укучысы Робия Муратова  – икенче урынга, Өчкүл мәктәбенең 7нче класс укучысы Анжелика Смирнова өченче урынга лаек булдылар.
 
Аларга шактый конкурс сынауларын һәм биремнәрне үтәргә туры килде. Укучылар үз-үзләренә  презентацияләр ясадылар, иҗади формада үзләренең сәләтләрен, эш программаларын белүен, балалар хәрәкәтенең тарихы белән ни дәрәҗәдә таныш булуларын, лидерлык һәм оештыручы сәләтләрен күрсәттеләр. 
 
Конкурста катнашучыларның барысына да дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике